Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ галиме бу кышта карның аз булуы алдагы уңышта ничек чагылыш табачагын аңлатты
Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Казанда явым-төшемгә кытлык күзәтелә. Әгәр февраль һәм мартта вазгыять үзгәрмәсә, бу авыл хуҗалыгында тискәре чагылыш табачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Кышның беренче аенда кар бик аз, бары тик 18 миллиметр (норма – 50 миллиметр) гына булды. Явым-төшем кытлыгы февраль аенда тулыланырмы? Моңа бик шикләнәм. Циклоннар даими рәвештә килә һәм без алардан читтә калабыз, явым-төшем төньякка китә», - дип искәртте ул.
Галим аңлатканча, вегетация чоры һәм уртача айлык температура арту фонында метеорологлар соңгы елларда явым-төшемнең җитәрлек булмавын билгеләп үтә. Кар кытлыгы булачак уңышта тискәре чагылыш табарга мөмкин.
«Явым-төшем күләме кими, корылык күзәтелә – боларның барысы да авыл хуҗалыгы үсешенә начар йогынты ясый. Обнинскидагы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы метеорологиясе фәнни-тикшеренү институтында эшләүче коллегаларым климат шартлары һәм корылык аркасында уңыш күләме 3 процентка кимүен дәлилләгән», - дип искәртте Юрий Переведенцев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз