news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ галиме әбиләр чуагы алдыннан көннәр суытырга тиешлеген әйтте

Әбиләр чуагы, гадәттә, сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында була.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Быел сентябрьнең беренче атнасында һава температурасы нормадан 4-5 градуска югарырак булачак, дип фаразлый КФУ галиме Юрий Переведенцев. Әбиләр чуагы, гадәттә, сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында була, дип белдергән профессор КФУ сайтына. Әбиләр чуагы башланганчы, берничә көн салкын булырга тиеш.

«Әлегә әбиләр чуагы кайчан буласын фаразлый алмыйбыз. Әмма, гадәттә, ул һәр ел саен була. Быел дә әбиләр чуагын күрербез дип өметләнәм», — дип белдерә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире.

Быел августта һава температурасы нормадагыча булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot