news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме: Җәйге эсседә өермә һәм башка метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин

КФУ галиме: Җәйге эсседә өермә һәм башка метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин
Фото: © "Татар-информ"

Россия Гидрометеоүзәге метеорологлары җәен Татарстанда, шул исәптән Казанда, аномаль эсселек вәгъдә итә. Бу чорда давыл, көчле яшенле яңгыр, өермә кебек куркыныч метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Җәйге айларда җылылык аномалияләре еш кына давыл, яшенле яңгыр, өермә кебек куркыныч метеорологик күренешләр белән аралашып бара. Конвектив тотрыксызлык үсү сәбәпле, Россия һәм Татарстанда өермәләр ешрак кабатлана», - дип искәртте Әүһәдиев.

Россия Гидрометеоүзәгенең төгәллек кертелгән фаразы нигезендә, июньдә Казанда һава температурасы климатик нормага якын булачак. Июльдә исә аномаль эсселек көтелә. Августта һава торышы тагын климатик нормага якын була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100