news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галимәсе татар теле белемендә үз фәнни мәктәпләрен булдырган галимнәрне искә алды

Гөлшат Галиуллина сүзләренчә, татар телен системалы рәвештә өйрәнгән галимнәрнең хезмәтләре бүгенге көндә дә актуаль булып кала.

КФУ галимәсе татар теле белемендә үз фәнни мәктәпләрен булдырган галимнәрне искә алды
Динар Фатыйхов/архив

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина татар теле үсешенә зур өлеш керткән галимнәрнең мирасы белән таныштырды.

«Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкилләре татар теле белемендә үз фәнни мәктәпләрен булдырган танылган галимнәр — Әдһәм Тенишев, Диләрә Тумашева, Вахит Хаков, Лия Шакирова, Вәли Хангилдин, Галимҗан Шәрәф, Гыймад Нугайбәк, Фәһимә Хисамова, Фәнүзә Нуриева һ.б», — диде ул «Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар теле белеме» дип исемләнгән III Халыкара фәнни-гамәли конференциядә.

Аның сүзләренчә, югарыда телгә алынган галимнәр татар теле гыйлеменең үсеш юнәлешен билгели һәм аның фәнни югарылыкка ирешүенә зур өлеш кертә. «Казан университеты кысаларында яшь буын тикшеренүчеләр, шул исәптән, укытучылар әлеге галимнәрнең эшчәнлеген һәрдаим үзәккә алып, аңа таянып, фәнни эшләр башкара», — ди Гөлшат Галиуллина.

Галимә, мисал буларак, Вәли Хангилдин эшчәнлеге турында сөйләде. «Хәзерге татар морфологиясенең теоретик тәгълиматлары Вәли Хангилдин хезмәтләренә нигезләнеп бирелә дисәк, бу фикер дөреслеккә каршы килмәс. Вәли Хангилдин хәзерге татар теленең морфологиясе өлкәсендә күзәтелгән төрлелекне, бәхәсле мәсьәләләрне күтәреп чыга, аларны хәл итү юлларына да беркадәр тукталып үтә», — диде профессор.

Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов Казан университетының көнчыгыш һәм тюркологик тикшеренүләр үзәге буларак билгеле булуын әйтте. «Галимнәребез эшчәнлеге нәтиҗәсендә, әлеге мәктәпне Россия, БДБ илләренең, чит илләрнең югары уку йортлары таныды. Ул тюркология, Россия халыклары телләре буенча фәнни, методик һәм методологик үзәккә әверелде», — ди ул.

«Казан лингвистика мәктәбе фәнни казанышлары базасында төрки дөнья өчен бик күп галимнәр әзерләнгән. Бүген без фән дөньясында тирән эз калдырган галимнәребезнең якты истәлегенә ихтирам хисләре һәм бүгенге көндә фән алгарышына хезмәт итүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез», — диде Рамил Мирзаһитов.

18 нче ноябрьдә Казан Халыкара лингвистик Саммиты кысасында татар теле белеме кафедрасы тарафыннан үткәрелгән «Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар теле белеме» дигән III Халыкара фәнни-гамәли конференция оештырылды.

Конференциясенең бурычлары: хәзерге татар теле белеменең иң актуаль юнәлешләрен билгеләү һәм фәнни тикшеренү өлкәсендә тупланган тәҗрибәне гомумиләштерү; тел белгечләренең фәнни потенциалын берләштерү; заманча фәнни мәгълүмат алмашу; хәзерге гуманитар фәннәр контекстында лингвистика проблемаларын өйрәнүгә бәйле галимнәрнең элемтәләрен саклау һәм киңәйтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100