news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ филологлары яңа уку елыннан татар телле журналистлар әзерли башлый

2020-2021 уку елында «Филология. Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белгечлегенә 23 бюджет урыны бирелгән.

КФУ филологлары яңа уку елыннан татар телле журналистлар әзерли башлый
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе 2020-2021 уку елында «Филология. Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белгечлегенә студентлар кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.

«Әлеге юнәлеш татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә филологлар, төрле массакүләм мәгълүмат чараларында татар телендә эшләүче журналистлар әзерләүгә йөз тота. Уку-укыту КФУ галимнәре тарафыннан гамәлгә ашырылачак» — дип сөйләде ул.

Уку вакыты — дүрт ел, барлыгы 23 бюджет урыны бирелгән, укырга керү өчен рус теле һәм җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы, татар теленнән бердәм республика имтиханы нәтиҗәләре кирәк. Татар теленнән имтиханны вузда да бирергә мөмкин, диде Рамил Мирзаһитов.

news_right_1
news_right_2
news_bot