news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ Энгельгард обсерваториясе мәйданында мәгариф кампусы төзиячәк

Ректор Илшат Гафуров сүзләренчә, “Сириус” аналогы булган үзенчәлекле үзәк астрономнар әзерләүдә файдаланылачак.

КФУ Энгельгард обсерваториясе мәйданында мәгариф кампусы төзиячәк
Султан Исхаков

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Казан федераль университетына караучы Энгельгард исемендәге обсерватория мәйданында югары уку йорты тулай торак һәм мәгариф кампусы төзергә планлаштыра. Бу хакта бүген “Татар-информ”да ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Казан университеты ректоры Илшат Гафуров җиткерде.

Гафуров сүзләренчә, объект буенча эшләр 2016 елның августында уку һәм медицина өлкәсендә куллану өчен бирелгән хәрби госпиталь корпусларында эшләр төгәлләнгәч башлана.

Казан үзәгендәге мәдәни мирас биналарын файдалануга 2018 елның сентябрендә тапшырылыр, дип күзаллана, диде ректор. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot