news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ эксперты якындагы атнада салкын буласын әйтте

Белгеч сүзләренчә, Татарстанга кыш ун көнгә соңарып киләчәк.

КФУ эксперты якындагы атнада салкын буласын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда якындагы атна салкын, әмма карсыз һава торышы булачак. Бу турыда университет профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән Казан федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Якындагы атна антициклон йогынтысында һәм салкын булачак. Карсыз салкыннар авыл хуҗалыгына начар тәэсир итә», — дип сөйләде белгеч.

Переведенцев республикага кыш 10 көнгә соңарып киләчәк, диде.

Шулай итеп, 10 ноябрьдән башлап төнлә салкын һәм якындагы атнада температура климат нормасыннан 4-5 градуска түбәнрәк булачак.

10 -15 ноябрьдә көндез температура -4 градуска кадәр төшәчәк, ә төнлә -8 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot