news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ эксперты көннәр суыту, көчле җил һәм кар турында кисәтә

Татарстанда җылы һәм кояшлы көннәргә алмашка яңгырлар, көчле җил һәм сизелерлек салкыннар киләчәк. Бу атнада һава торышы кискен үзгәрә. Бу хакта бүген Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«16 октябрь көнне Казанда көндез һава температурасы 17 градуска кадәр менде. Иртәгәдән исә термометр баганалары түбән төшәчәк. 17 октябрьдә көндез һаваның максималь җылынуы 11 градуска кадәр булса, атна ахырына шәһәрдә көндез 4-5 градустан артык җылы булмаячак», — диде ул.

Көнлек уртача температура климат нормасына туры килә. Бу чор өчен ул 4,5 градус җылыга тиң.

«Хәзер без җылылык дулкынын түгел, ә җылы мизгелне тоябыз. Елның әлеге вакыты өчен бу — гадәти хәл. Әлегә без циклонның җылы секторында. Ләкин тиздән аның тыл өлешендә калачакбыз. Иртәгә һәм чәршәмбе көнне кешеләр көз сулышын тоячак», — дип кисәтә галим.

Моннан тыш, шәһәрдә көчле җил көтелә. Шулай да, көтелгәнчә, октябрь аномаль җылы булачак. Казанда айның беренче ункөнлеге 1,5 градуска җылырак булды, икенче ункөнлектә дә температура нормадан бераз югары булачак. Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көзнең икенче аенда температура нормадан бер градуска югарырак булырга тиеш.

Казан федераль университеты вәкиле мәгълүматларына караганда, дүшәмбе көнне Казанда уртача тәүлеклек җылылык аномалиясе 4-5 градус тәшкил иткән. Мондый һава торышы сентябрьнең икенче яртысына хас. Җылы һава торышын билгеләүче циклон тиздән континентның эчке өлешенә, Урал артына күчәчәк.

«Озакка сузылган корылыктан соң, ниһаять, яңгырлар килә. 54 мм-лы айлык нормадан Казанда инде 30 мм күләмендә яңгыр яуган. Моннан тыш, атнаның икенче яртысында төнге сәгатьләрдә урыны белән юеш кар явуы көтелә», — дип өстәде Әүхәдиев.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 17 октябрьдә көн аязучан болытлы булачак. Көндез яңгыр явачак. Җил көндез һәм кичен секундына 25-28 метр тизлектә көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исә. Һава температурасы төнлә +6..+11 градус, ә көндез +8..+13 градуска кадәр җылы булачак.

Чәршәмбе, 18 октябрьдә, республика күк йөзе болытлы булачак. Бераз явым-төшем, урыны белән яңгыр һәм юеш кар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан төнлә секундына 15-20 метр, көчле вакытында 25-28 метр тизлектә, ә көндез 15-18 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә 1-5 градус, ә көндез 3-8 градус җылы булачак.

Пәнҗешәмбе, 19 октябрь шулай ук болытлы булачак. Яңгыр һәм юеш кар кебек бераз явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан,тизлеге урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк. Тәүлекнең караңгы вакытында 0..+3 градус булса, якты вакытта +5..+10 градуска кадәр җылыну көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100