news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ эксперты Казанда кайчан кар явачагын әйтте

Профессор Юрий Переведенцев киләсе атна башыннан Татарстан башкаласында салкынайтачагын фаразлый.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьгә Казанда кар ятачак. Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шулай дип фаразлый. Бу турыда югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Юрий Переведенцев октябрь ахырында – ноябрь башында – кыш башы һәм беренче кар вакыты, диде. 20 ноябрьгә температура -5 градуска кадәр төшәчәк, шулай ук кар да ятарга тиеш», — диелгән хәбәрдә.

Казанда яшәүчеләр аномаль җылы һава торышы белән рәхәтләнә. Бу факт Төньяк Атлантик циклон килүе белән аңлатыла, дип саный Переведенцев.

Ял көннәрендә Татарстан башкаласында һава температурасы көндез +6, төнлә 0...+2 градус. Яңгыр көтелә.

Киләсе атна башыннан Татарстан башкаласында салкынайтачак. Шулай итеп, 29 октябрьдә көндез һава температурасы +4 градустан югары булмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot