Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ эксперты Казанда карның эреп бетү вакыты турында сөйләде
Шәһәрдә ел саен кар катламы биеклеге арта бара.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан метеоүзәге мәйданында кар катламы биеклеге хәзер 59 см тәшкил итә.
Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул хакта хәбәр итте.
«Без хәзер урамнарда карның күп булуын күрәбез. Казанда ел саен кар катламы биеклеге арта. Хәзер метеоүзәк мәйданнарында кар биеклеге 59 см тәшкил итә, бу нормадан югарырак. Күпьеллык күрсәткечләр буенча, бездә кар катламының тулысынча эрүе апрельдә күзәтелә», — диде ул.
Тимур Әүхәдиев декабрьдә Казанда явым-төшемнең нормага тулып җитмәве күзәтелүен әйтте. Гыйнвар һәм февраль айларында кар явып китте, ә менә март ае явым-төшемнәр нормасын тутыра алмый. Шулай ук кышын берничә тапкыр кар күп итеп яуды, ул вакытта кар тәүлек эчендә 10 мм булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз