news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ эксперты: Казанда аномаль җылы һава торышы 25 октябрьгә кадәр саклана

Казан университеты профессоры Татарстанда 21 октябрьгә кадәр явым-төшем күзәтелми, дип җиткерә.

КФУ эксперты: Казанда аномаль җылы һава торышы 25 октябрьгә кадәр саклана
Михаил Захаров

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Алдагы декадада, ягъни 25 октябрьгә кадәр, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта югары уку йорты профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профессор сүзләренчә, Казан хәзер циклонның җылы секторында. Шунлыктан температура күрсәткечләре нормадан 4-5 градуска югары.

КФУ профессоры явым-төшемнең якшәмбегә, ягъни 21 октябрьгә кадәр күзәтелмәве турында сөйли.

Фаразлар буенча, җомга, 19 октябрьдә, көндез 11 градус һәм төнлә 6 градус җылылык көтелә. Алдагы калган көннәрдә һава температурасы бераз түбән булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100