news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ эксперты: Эсселек кешенең хәтеренә йогынты ясый

Эсселек йогынтысы һәр аерым очракта кешенең физиологик үзенчәлекләренә бәйле, диде белгеч.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Эсселек кешенең игътибарлылыгына һәм хәтеренә йогынты ясарга мөмкин, мондый һава торышы вакытында йокысызлык, борчылу һәм башка психологик проблемалар барлыкка килү ихтималы бар. Бу хакта КФУның Психология институты клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасының өлкән лаборанты, клиник психолог, нейропсихолог Алинә Әхмәтшина югары уку йортының мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

«Эсселек аркасында гипоксия күзәтелә, дым югала, организмда су микъдары кими, — дип аңлатты Әхмәтшина. - Болар барысы да баш миенең кислород белән туенмавына, аның кан әйләнеше бозылуына китерә, шуның нәтиҗәсендә хәтер һәм игътибар зыян күрә».

Аның сүзләренчә, һава температурасы интеллектка тәэсир итми, әмма бик сирәк очракларда аның йомшаруы күзәтелергә мөмкин.

«Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, ярсучанлык, паникалы һөҗүмнәр саны, йокысызлык, борчылу арта. Бу кешенең башка психологик халәтен дә кискенләштерергә мөмкин», - дип сөйләде югары уку йорты эксперты һәм эсселекнең йогынтысы һәр аерым очракта кешенең физиологик үзенчәлекләренә бәйле, диде.

Мондый һава торышында концентрация кимү сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләре саны арта, ә кислород кытлыгы озакка сузылганда инфаркт һәм инсультка китерергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100