news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ доценты: «Участокның табигать объекты буларак әһәмияте юк иде»

Объект төзелешендә РФ Су кодексы таләпләре үтәлгән.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). «Казан-Арена» стадионына машина кую өчен бүлеп бирелгән участок табигать объекты буларак әһәмияткә ия түгел. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигать байлыкларыннан файдалану институтының гамәли экология кафедрасы доценты Олег Никитин сөйләде.

«Әлеге мәйданда соңгы елларда кыргый үлән, куаклар үсә башлады. Биредә кыйммәтле агачлар, башка үсемлекләр, җәнлекләр юк. Ниндидер зыян китерү турында әйтеп булмый. Участок табигый объект буларык әһәмияткә ия түгел. Бу ташландык мәйдан. Спортның су төрләре  сарае тирәсе дә шушындый хәлдә иде. Ә хәзер анда күпләр велосипедларда йөри, спорт белән шөгыльләнә, иртән биредә йөгерә», – дип сөйләде галим.

Моннан тыш, яр буен чистарту эпидемиологик куркынычсызлыкны киметә. Шулай ук бу мәйданны сайлаганда су саклау кагыйдәләре дә үтәлгән. «Әлеге объект Казансу елгасы яр буенда һәм ул су баса торган урынга кагылмый. Парковканы төзегән вакытта РФ Су кодексы таләпләре үтәлде», – дип билгеләп үтте Никитин.

Эксперт әйтүенчә, эксплуатация вакытында елгага зыян килмәячәк. Проектта тулаем чистарту корылмалары төзелеше каралган. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм агачлар утырту эшләре дә башкарылачак.

Искәртеп узабыз: алданрак "Казан-Арена" стадионы генераль директоры урынбасары Булат Литвинов яңа парковканың ФИФА таләпләрен үтәү йөзеннән төзелгәнен сөйләгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100