news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ доценты Татарстанда сайлауга килү күрсәткече югары булыр дип фаразлый

"Татарстанда сайлауларга килү күрсәткече, халыкның гражданлык позициясе дәрәҗәсе югары", - диде Виктор Сидоров.

КФУ доценты Татарстанда сайлауга килү күрсәткече югары булыр дип фаразлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). КФУның политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров фаразлавынча, 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауга килү күрсәткече югары булачак. Бу хакта ул "Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә белдерде.

Спикер 8 сентябрь көне сайлау өчен бик үк кулай вакыт булмавы турында сүз йөрүенә кагылышлы сорауга җавап бирде.

"Татарстанда сайлауларга килү күрсәткече, халыкның гражданлык позициясе дәрәҗәсе һәрвакыт югары. Бездә моның белән проблемалар юк, шуңа күрә Татарстан булачак сайлауларда тавыш бирү буенча яхшы күрсәткечкә ирешер. Башка төбәкләрдә авырлыклар булырга да мөмкин", - диде ул.

Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә праймериз уза. Алдан тавыш бирүдә 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе - партия әгъзасы түгел. Шушы көнгә әзерләнеп, кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәргән иде. Шул исәптән, дискуссияләр һәм стратегик сессияләрдә катнашты. Дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100