news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ доценты Аркадий Курамшин, юу-чистарту чараларын сайлаганда, рекламага алданмаска өнди

Бүген Казан Кремлендә химик Аркадий Курамшинның лекциясендә юу-чистарту чаралары, аларда кулланылган зарарлы химик матдәләр турында сүз барды.

КФУ доценты Аркадий Курамшин, юу-чистарту чараларын сайлаганда, рекламага алданмаска өнди
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казан Кремлендә урнашкан Татарстанның табигать тарихы музеенда “Мой-Не-До-Дыр: Химия чистоты” дип аталган интерактив лекция узды. Лекцияне химия галиме, КФУ доценты һәм фәнни журналист Аркадий Курамшин уздырды. Лекция кунаклары “Кулларны нинди сабын белән юарга кирәк?”, “Бүлмәне химиясез генә юып-чистартып буламы?” кебек сорауларга җавап ишетә алды. “Татар-информ” хәбәрчесе дә әлеге лекцияне тыңлады.

КФУ доценты лекциясен тарихны искә төшерү белән башлап җибәрде. Аның фикеренчә, кеше Урта гасырларда юынуны гадәткә керткән, чөнки бу чорда күпләп мунчалар төзелгән.

Сәламәтлеккә зарарлы булган матдәләрне кулланмыйча гына бүлмәне юып-чистартып буламы? Бу сорауга галим интернеттан мисал китерде. Анда бүлмәне табигый, зарарлы булмаган матдәләр кулланып кына юып чыгарга киңәш ителә. Киңәш ителгәннәр арасында аш серкәсе, лимон кислотасы, сода, тоз һ.б. бар. Аркадий Курамшин моның белән килешми. Мәсәлән, 20 мл. аш серкәсе кешене үтерә алырлык күләм, дип исәпләнә, ә лимон кислотасы тычкан агуы буларак кулланыла. Шуңа күрә эш тәмамланганнан соң, бүлмәне җилләтү зарур.

Аркадий Курамшин сыек сабын сайларга киңәш итә. Гадәти сабын да, "Антибактериальное мыло" дип аталганы да - бактерияләргә каршы яхшы чара. Әмма сыек сабынга башка кешенең бактерияләре эләгеп калмый. Шулай ук сыек сабын кулны бер юарлык күләмдә кысып чыгарыла. Галим җәмәгать урыннарында сыек сабын гына кулланырга киңәш итә.

Аркадий Курамшин кызларга да киңәшен бирде: “Макияжны сөртеп алу чарасы кулланганнан соң, битне су белән дә юарга онытмагыз, чөнки полиэтиленгликоль тән тиресенә зыян салырга мөмкин”, - диде ул.

Галим ризыкларның файдалану вакытына да игътибар бирергә куша. Савытлары ачылмаган ризыклар озаграк саклана, ә ачылгач, бактерияләргә үрчергә мөмкинчелек туа.

Ахырда лектор тамашачыларга маркетингка алданмаска, ә товарны алганда, уйлап, киңәшләрне истә тотып сайларга киңәш итте.

Шул ук бинада балалар өчен аерым “шоу” да узды. Балалар биредә химик элементлар белән танышты, төрле экспериментлар үткәреп карады. Оештыручылар сүзләренчә, якын арада шундый чара татар телендә дә булачак. Әлегә оештыручылар чараны татар телендә алып бару өчен лектор эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100