news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ дөньядагы иң яхшы университетлар рейтингына кергән

КФУ дөньядагы иң яхшы университетлар рейтингына кергән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиянең 46 югары уку йорты «Бөтендөнья иң яхшы 2000 университет рейтингы»на кергән. Алар арасында Казан федераль университеты да бар. Бу хакта CWUR Бөтендөнья рейтингы үзәге сайтындагы мәгълүматтан билгеле булды.

Дөнья рейтингында Татарстанның югары уку йорты 1049нчы, ә илнең югары уку йортлары арасында 18нче урынны алган.

Мондый уку йортлары арасында беренче урынны Мәскәү дәүләт университеты били, ул 233нче позициягә эләккән, икенче урында Россия Фәннәр академиясенең Лебедев исемендәге Физика институты ( 292 урын) тора. Өчлекне Курчатов институты тәмамлый, ул - 468нче урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot