news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ да "Телләр" программасына каралган финанслау яртысына кадәр киселергә мөмкин - ректор

"Мондый шартларда милли-мәдәни миссиябезне гамәлгә ашыру тагын да авырлаша", - диде ректор.

 (Казан, 9 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров "Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы проектларын тормышка ашыруда кыенлыкларны билгеләп үтте. Бу университет гамәлгә ашырырга теләгән проектларны финанслауның даими кыскаруы белән бәйле.

Аның әйтүенчә, "Дәүләт программасын ел саен яңадан карау нәтиҗәсендә, КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чараларга алдан ниятләнгән финанслау кыскарган. "2015 елда 11,16 млн сумга (24,5 процентка), 2016 елда 12 млн сумга (26,4 процентка) киметелде. Безгә билгеле мәгълүматлар буенча, 2017 елда финанслауны 21,08 млн сумга (хәтта 51,4 процентка) кыскарту планлаштырыла. Мондый шартларда милли-мәдәни миссиябезне гамәлгә ашыру тагын да авырлаша", - диде ректор Попечительләр советы утырышында. Моңа бәйле рәвештә, Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, КФУ фикерен исәпкә алып, тиешле ведомстволарга шушы мәсьәләгә кире кайтуларын йөкләүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100