news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ дөньяның иң яхшы университетлары рейтингына керде

Казан университеты дөньяның 916 әйдәп баручы вузы арасында бишенче йөзлектә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт федераль университеты, Бөекбританиянең Quacquarelli Symonds (QS)  консалтинг компаниясе төзегән 2016-2017 ел рейтингы буенча, дөньяның 916 әйдәп баручы вузы арасында бишенче йөзлеккә керде.

Рейтингта ул Дәһли, Нью-Йорк, Гранада, Бордо университетлары, шулай ук Казахстан дәүләт университеты, Лондон Кингстоны, Миссури технология университеты (АКШ) һәм башкалар белән 501дән 550гә кадәр булган урынны тота.

Моннан тыш КФУ 21 Россия вузы рейтингына да кергән. 916 әйдәп баручы вуз арасында Россиядән иң яхшы нәтиҗә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында, ул рейтингта 108нче баскычта тора.

Ун иң яхшы Россия югары уку йортлары исемлегенә Санкт-Петербург дәүләт университеты, Новосибирск дәүләт университеты, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Мәскәү физика-техник университеты, Мәскәү дәүләт халыкара багланышлар институты, Томск дәүләт университеты, Томск политехника университеты, Мәскәү инженер-физика институты һәм Икътисад югары мәктәбе кергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot