news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ чит ил абитуриентлары саны буенча Россия югары уку йортлары өчлегенә керде

Институтка чит илдә яшәүчеләрдән 10 мең 939 гариза килгән.

КФУ чит ил абитуриентлары саны буенча Россия югары уку йортлары өчлегенә керде
https://mon.tatarstan.ru/

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык Россия вузларына чит ил гражданнарын кабул итү буенча 2020 елга нәтиҗә ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Мәгълүмат Росхезмәттәшлекнең электрон системаларын кулланып, абитуриентлар тарафыннан бирелгән гаризалар саны турындагы мәгълүматларга нигезләнгән.

Статистика күрсәткәнчә, Россия вузлары арасында чит ил студентлары саны буенча Казан федераль университеты өченче урынны били. Институтка чит илдә яшәүчеләрдән 10 мең 939 гариза килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100