news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ бюджет урыннары саны буенча илнең иң эре югары уку йортлары арасына кергән

КФУ бюджет урыннары саны буенча илнең иң эре югары уку йортлары арасына кергән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан (Идел буе) федераль университеты бюджет урыннары саны буенча Россиянең иң эре югары уку йортлары арасында өченче урынны алган.

«РИА Новости»га Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, КФУда 21 меңгә якын бюджет урыны каралган. Университет бары тик Урал федераль университетыннан (30 мең) һәм Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетыннан (23,5 мең) гына калыша.

Лидерлар бишлегенә шулай ук Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты һәм Югары икътисад мәктәбе кергән. Әлеге югары уку йортларының һәрберсендә 19,4 мең бюджет урыны каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot