news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ бюджет урыннары иң күп булган Россия югары уку йортлары арасына керде

КФУ бюджет урыннары иң күп булган Россия югары уку йортлары арасына керде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан (Идел буе) федераль университеты 2026 уку елына бюджет урыннары иң күп булган Россия югары уку йортлары рәтенә керде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Илнең югары уку йортларында бүген, 20 июньдә, кабул итү кампаниясе старт алды. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 620 480 бюджет урыны каралган, бу узган ел күрсәткеченнән бераз артыграк.

Конкурс нигезендә кабул итү өчен иң күп бюджет урыннарын Ельцин исемендәге Урал федераль университеты, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм КФУ алды.

Элегрәк РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр иткәнчә, Россия вузларында бюджет урыннары саны арта бара.

«Быел барлыгы 620 480 бюджет урыны бүлеп бирелде. Һәм без бюджет урыннары санын арттыру курсын дәвам итәбез. Алар 2025 елга караганда бераз күбрәк», - дип билгеләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot