news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ бинасында «Татарча диктант» яза башладылар

Диктантны 100дән артык кеше яза.

КФУ бинасында «Татарча диктант» яза башладылар
Энҗе Габдуллина

Бүген илкүләм «Татарча диктант» акциясенең беренче көне. Бу минутларда үз-үзләрен сынап карарга теләүчеләр КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында диктант язуга кереште. Татарстан урамы 2 нче йортта урнашкан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Казан шәһәрендә «Татарча диктант» язу өчен төп мәйданчык буларак сайланган иде. 

Язучы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» әсәреннән өзек аша җәмәгатьчелекнең орфографик һәм грамматик белем дәрәҗәсе ачыкланачак. 195 сүзлек диктант текстын филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. 

Филология институтында диктантны филология фәннәре докторы, профессоры Әлфия Йосыпова укый.

«Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыра торган белем бирү акциясе. 

Акция җиденче тапкыр оештырыла. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. 

Акциянең аудиториясен киңәйтү максатыннан 2020 елдан ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларында трансляция аша язу мөмкинлеге дә тудырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100