news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ бинасында «Татарча диктант» чарасын «Туган тел» җыры белән тәмамладылар

КФУ бинасында «Татарча диктант» чарасын «Туган тел» җыры белән тәмамладылар
Энҗе Габдуллина

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант»ны язып бетергәннән соң, катнашучылар басып «Туган тел» җырын башкарды.

«Туган тел»не җырларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова тәкъдим итте. Ул моны күпьеллык традиция дип атады.

«Туган тел»не җырчы Илүсә Хуҗина башлап җырлады. Ул башкалар белән бергә татарча диктант язуда да катнашты.

«Татарча диктант»та быел Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» әсәреннән өзек яздылар. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында текстны филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Йосыпова укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100