news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ белгечләре: Телләрне өйрәтүдә чит ил галимнәре белән уртак алымнарны файдаланабыз

Семинарда телләрне туган тел, икенче тел буларак укыту, заманча һәм инновацион технологияләр кебек темалар күтәрелгән.

КФУ белгечләре: Телләрне өйрәтүдә чит ил галимнәре белән уртак алымнарны файдаланабыз
Эльвира Денмөхәммәтова

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» V Халыкара фәнни-методик онлайн семинарында КФУ мөгаллимнәре чит ил галимнәре белән уртак алым һәм методларны файдалану хакында сөйләшкән.

«Пленар утырышта Кадрия Фәтхуллова Абдулла Әсәдуллинның лингвометодик эшчәнлеге, Мостафа Өнәр Төркиянең Эгей университетында төрки тел белеме буенча кадрлар әзерләү, Махирә Гусейнова төрки халыклар өчен тел уртаклыклары турында тикшеренүләре тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чит ил галимнәре белән уртак алымнар куллануыбыз ачыкланды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә галимә Эльвира Денмөхәммәтова.

Семинарда «Телләрне туган тел буларак укыту мәсьәләләре», «Телләрне икенче тел буларак укыту мәсьәләләре», «Телләрне укыту: заманча һәм инновацион технологияләр», «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр» кебек проблемалары күтәрелгән. Очрашу йомгаклары фәнни җыентык рәвешендә дөнья күрәчәк.

«Телләргә өйрәтү һәм туган телләрне өйрәнү ягыннан мактанырлык нәтиҗәләр булу һәркемне куандырды, әмма ирешәсе үрләрнең күплеге дә күренде. Моны бары тик бергә фикерләшеп эшләгәндә генә җиңел һәм уңышлы башкарып була. Бер-беребездән үрнәк алырлык яклар да шактый булуы ачыкланды», — диде КФУ доценты Эльвира Денмөхәммәтова.

Семинарда Төркиянең Эгей университеты, Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты, Казахстанның Евразия милли университеты, Башкорт дәүләт педагогика университеты, Кырым федераль университеты, Мәскәү педагогика дәүләт университеты, Сүрия, Кытай, Төркиянең башка югары уку йортлары галимнәре, магистр һәм аспирантлары катнашкан. Семинарга барлыгы 154 гариза килгән.


Семинарны Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе һәм «Каюм Насыйри институты» фән һәм белем бирү үзәге хезмәткәрләре оештырган. Ул 2016 нчы елдан бирле уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100