news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ белгече Казанда кар тулысынча кайчан эреп бетәчәген әйтте

Юрий Переведенцев сүзләре буенча, 20 апрельгә кадәр температура норма чикләрендә булачак.

КФУ белгече Казанда кар тулысынча кайчан эреп бетәчәген әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). КФУның Экология һәм табигатьне куллану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведцев Казанда кар тулысынча 15 апрельгә эреп бетәчәк дип әйтте. Бу турыда Университетның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанга җылылык акрынлап килгәнгә, су басу куркынычы аерым территорияләргә генә яный, дип фаразлый КФУ белгече.

Шулай итеп, Переведенцев сүзләре буенча, 20 апрельгә кадәр температура норма чикләрендә булачак.

Алдагы ункөнлек кояшлы һәм уртача җылылыкта булыр дип көтелә. Киләсе чәршәмбедә генә явым-төшем булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100