news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ белгече рубль курсы төшүнең азык-төлек бәясенә тәэсирен аңлатты

КФУ белгече рубль курсы төшүнең азык-төлек бәясенә тәэсирен аңлатты
Фото: Идель журналы

Рубль курсы төшү читтән, шул исәптән якын чит илләрдән кергән азык-төлекнең бәяләренә йогынты ясаячак. Бу фикерне КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох әйтте.

Эксперт фаразлары буенча, бәяләр арту сезонлы факторларга да бәйле булачак. Шулай ук рубль курсы үзебезнең илдә җитештерелгән азык-төлек бәясендә дә чагылыш табачак.

«Күп кенә азык-төлек продуктларын җитештерү өчен чит илдән кертелгән чимал – орлыклар, җиһазлар, техника кулланыла. Әгәр рубль курсы 10 процентка арзанайса, җитештерелә торган продукция кимендә 3-7 процентка кыйммәтләнә», – диде Кох.

Ул бәяләрнең кискен артуын берничә ай эчендә көтәргә кирәклеген аңлатты.

Азык-төлек бәясенең ахыргы динамикасы товарларга һәм җитештерүчеләргә бәйле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100