news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ базасында "Cisco" инновацияләр үзәге ачылды

Бу "Cisco"ның уку йорты базасында тәүге инновацияләр үзәге санала

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе базасында "Cisco" инновацияләр үзәге ачылды.

Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КФУ ректоры Илшат Гаффуров, "Cisco" компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш, Африка, Россия һәм БДБдагы президенты Крис Дедикот, индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит һәм башкалар катнашты.

"Cisco" Инновацияләр үзәгенең максаты – Россия һәм халыкара базарда бизнес һәм дәүләт тарафыннан таләп ителә торган инновациияле фәнни-гамәли эшләнмәләрне тормышка ашыру; вуз хезмәткәрләрен, студентларны, аспирантларны, ТР икътисадының реаль секторы предприятиеләре вәкилләрен җәлеп итеп  импортны алыштыру технологияләрен һәм хезмәт күрсәтүне үстерү. Инновацияләр үзәге нигезендә элемтә системаларын проектлау өлкәсендә, навигация системалары һәм перспективалы антенна техникасы өлкәсендә эшләр алып барылачак.

Күп кенә проектлар КФУның  Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбенең автоном робот-техник системалар кафедрасы базасында, Дмитрий Чикрин җитәкчелегендә алып барылачак. "Cisco" һәм Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбенең автоном робот-техник системалар кафедрасы планнарында күп проектлар өстендә эшләү. Бүгенге чара кысаларында Татарстан Президентына шулар хакында сөйләделәр дә. Республика башлыгына шулай ук лаборатор җиһазларны һәм кайбер эшләнмәләрне дә күрсәттеләр.

Илшат Гаффуров сүзләренчә, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе университетның иң яшь инфрпаструктурасы санала: ул 3 ел элек федераль уку йорты һәм ул чактагы ТР мәгълүматлашытру һәм элемтә министры, хәзерге вакытта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров башлангычы белән оештырылган. Ректор шулай ук, бу уку йорты базасында - беренче "Cisco" инновацияләр үзәге, дип ассызыклады, моңарчы Россиядә шундый ук үзәк Сколковода гына булган.

"Бу дөньяда әйдәп баручы компания, без глобаль дөнья университетлары белән көндәшлек итәбез. Шуңа да безгә лидерлар белән хезмәттәшлек итү кирәк, "Cisco" да шулар сафында, - дип билгеләп үтте И.Гаффуров. - Хәзер шәһәрләр тиз үсә, тормыш та тиз үзгәрә һәм шәһәрләр, йортлар, автомобиль транспорты белән идарә итүнең яңа технологияләрен кертү зарур".

"Cisco" инновацияләр үзәген ачу кысаларында ике документ имзаланды. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән "Cisco" компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш, Африка, Россия һәм БДБдагы президенты Крис Дедикот "Cisco" компаниясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча юл картасына кул куйдылар. Моннан тыш, Илшат Гаффуров белән Крис Дедикот КФУ һәм "Cisco" арасында хезмәттәшлек буенча ниятләр турында килешү имзалады.

Чара ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Акыллы автобус" проектын тәкъдим иттеләр. Ул юл хәрәкәте курыкынычсызлыгын автомат күчмә контрольда тоту системасын булдыруны һәм шәһәр автомобиль трафигын һәм парковка структурасын оптимальләштерүне күздә тота. 

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100