news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ әлеге уку йортын тәмамлаган юристларның керемнәре буенча алдынгы 10 вуз арасына керде

Казан (Идел буе) федераль университеты илнең әйдәп баручы юридик югары уку йортларының берсе булуын кабат раслады. 2025 елның 3 июлендә дөнья күргән SuperJob рейтингы нәтиҗәләре буенча, КФУ чыгарылыш юристлары иң югары хезмәт хакы алучы Россия университетлары исемлегендә җиденче баскычта урнашты.

КФУны тәмамлап, хокук өлкәсендә эшләүче белгечләрнең уртача айлык кереме соңгы елда 130 мең сумга җиткән. Узган ел белән чагыштырганда бу 10 меңгә күбрәк. Шул ук вакытта, Казанда юридик белем алган яшь белгечләрнең күпчелеге читкә китәргә ашыкмый: югары уку йортын тәмамлаганнан соң 69 проценты шәһәрдә эшләргә кала.

Башкала югары уку йортлары, гадәттәгечә, лидерлар рәтендә. Беренче урында – Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, анда яшь юристлар аена уртача 220 мең сум ала. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (190 мең сум) – икенче, Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Югары икътисад мәктәбе (икесенең дә – 160 мең сум) – өченче урында. Бу югары уку йортларында хезмәт хаклары тотрыклы рәвештә үсә (елына 7-12 процентка).

Тикшеренүгә илнең 39 шәһәреннән барлыгы 60 дәүләт югары уку йорты кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot