news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ 28 ноябрьдә рус телле студентлар өчен татар теле буенча V Республика вузара олимпиадасы үткәрә

Бәйгедә катнашучылар өчен биремнәр югары белем стандарты нигезендә әзерләнгән

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университеты агымдагы елның 28 ноябрендә рус телле студентлар өчен татар теле буенча V Республика вузара олимпиадасы үткәрә. Бәйге ТР Министрлар Кабинеты карары белән оештырыла.

Һәр югары йорты олимпиадада бер команда белән катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар өчен биремнәр югары белем стандарты нигезендә әзерләнгән. Бу хакта КФУның рәсми сайты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot