Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ 25 млн сумга республика түрәләренең квалификациясен күтәрәчәк
Түрәләрне эшлекле хат язарга, гражданнар мөрәҗәгате белән эшләргә, проектлар белән эшлекле инглиз телендә идарә итәргә һ.б. өйрәтәчәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен 25 миллион сум сарыф итәчәкләр. Курслар КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбендә узачак. Бу турыда Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
Быел Татарстанда 3,5 мең дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре үз квалификациясен күтәрәчәк. Түрәләрне эшлекле хат язарга, гражданнар мөрәҗәгате белән эшләргә, проектлар белән эшлекле инглиз телендә идарә итәргә һ.б. өйрәтәчәкләр.
Килешүдә әйтелгәнчә, югары уку йорты тыңлаучыларның 80 процентыннан кимрәк булмаган өлеше программа эчтәлеге белән канәгать булуын тәэмин итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз