news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

KFC хуҗасы Россиядә рестораннарын сатуын һәм илдән китүе турында игълан итте

Россиядәге KFC рестораннарын илдәге операторга сатачаклар. Хәзер үзәкләрнең хуҗасы булган Yum! Brands компаниясе милеккә хокукларын тапшыру турында сөйләшүләр алып бара. РИА Новости шул турыда яза.

«Yum! үзенең KFC рестораннарына, операцион системасына һәм франшиза хокукларына, шул исәптән франчайзинг рестораннары челтәренә милек хокукларын җирле операторга тапшыруның алдынгы стадиясендә тора», – дип билгеләп үтелә компаниянең хәбәрендә.

Шуннан соң Yum! Brands Россия базарыннан тулысынча китәргә планлаштыра. Элегрәк ул Россиядәге барлык Pizza Hut франчайзинг активларын саткан иде инде.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр «Макдоналдс» белән шундый хәл булды. Җирле операторга күчкәч, рестораннар «Вкусно – и точка» дигән исем алды.

Күп кенә чит ил компанияләре Россия базарында эшчәнлекне туктатып торулары яки китүләре турында Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция башланганнан соң белдерде. Махсус хәрби опреция турында РФ Президенты Владимир Путин игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100