news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кешенең шәхси тормышына кагылгысызлыгы бозылса, штраф түләтергә, арест салырга мөмкиннәр

Бу хакта РФ Җинаять кодексының 137 нче маддәсендә каралган

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Кешенең шәхси тормышына кагылгысызлыгы бозылса, РФ Җинаять кодексының 137 нче маддәсендә каралганча, гаепледән штраф түләтү генә түгел, аңа карата арест салынырга да мөмкин.

 Татарстан территориясендә ТР буенча элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең, ягъни Роскомнадзорның ТР буенча идарәсе персональ белешмәләр субъектларының хокукларын яклау буенча бүлеге җитәкчесе Нәфис Талипов бүген әлеге идарәдә журналистлар белән булган очрашуда шул хакта белдерде.

Мәсәлән, эшендәге, ягъни хезмәтендәге мөмкинлектән файдаланып нинди дә булса кешенең шәхси тормышы турында аның үзенә һәм гаиләсе серләренә кагылышлы мәгълүматларны ул затның ризалыгыннан тыш законсыз җыйган һәм тараткан яки бу белешмәләрне халык алдында чыгыш ясаганда, халыкка тәкъдим ителә торган әсәрдә яки массакүләм мәгълүмат чараларында кулланып тараткан өчен 100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф, яки хезмәт хакы яисә 1 елдан 2 елга кадәр вакыттагы башка кереме күләмендә штраф салына, яисә аерым вазифалар буенча эшләү хокукы алына, яки 2 елдан алып 5 елга кадәр аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела, яисә аңа 4 айдан алып 6 айга кадәр арест салына.

Идарәнең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә контрольлек һәм күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Рима Мурзакова сүзләренчә, дәүләт һәм муниципаль органнарга сайлаулар вакытында башка аерым закон эшли һәм персональ мәгълүматлар, таратырга ярый дип расланганнан соң гына, массаларга чыгарыла. 

Элемтә операторлары теге яки бу абонент турындагы белешмәне фәкать аның абонентлар базасына кертү турында язма рәвештә бирелгән ризалыгына таянып кына башка кешегә бирергә хокуклы, дип басым ясап әйтә идарәнең юридик тәэмин ителеш бүлеге башлыгы Андрей Горбунов. Законда хокук саклау һәм суд органнарына, суд приставларына һ.б. органнарга гына андый мәгълүмат бирелергә тиешлеге әйтелгән, диде ул. 

Искәртеп үтәбез: киләсе елның 1 гыйнварына кадәр персональ белешмәләр буенча мәгълүмати системаларның барысы да «Персональ белешмәләр турында»гы 152 нче Федераль закон таләпләренә туры китерелергә тиеш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100