news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кешелекле әлмәтлеләр пенсионерны үлемнән коткарган

Нәтиҗәдә, пенсионер хастаханәгә озатылган, ә гаепләнүче тоткарланган.

(Әлмәт, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Менә узган атнада шәһәрдә Кояшлы урамының 22 нче йортында яшәүче пенсионер матур көндә фатирында утырырга теләмичә, бераз эскәмиядә газета укып утырырга дип урамга чыккан. Көтмәгәндә аның тынычлыгын урлап, янына исерек хәлдәге күршесе килеп чыккан һәм бер сәбәпсез аңа бәйләнергә тотынган.

Ике күрше арасында ызгыш башланган. Теләгенә ирешмәгән исерек кулына эләккән беренче ташны алып, пенсионерны кыйнарга керешкән.

Бәхеткә, бу хәлгә битараф кала алмаган олы яшьтәге ике ир-ат йөгереп килгән. Алар хокук бозучының йөрәгенә май булып ятарлык сүзләр табып, аны тынычландырганнар.

Нәтиҗәдә, пенсионер хастаханәгә озатылган, ә гаепләнүче тоткарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot