news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кешеләрне гадәттән тыш хәл урыныннан мәҗбүри эвакуацияләү турында яңа канун әзерләнә

Россиядә бүгенге законнар буенча, кешеләрне бары тик ике очракта гына мәҗбүри эвакуацияләргә ярый иде - террорчылыкка каршы операция һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелгән вакытта.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны төрле афәтләр, гадәттән тыш хәлләр булган урыннардан мәҗбүри рәвештә эвакуацияләргә рөхсәт итүче закон проекты әзерләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге закон проекты белән «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген холыклы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Аның тексты дәүләтнең норматив хокукый актлар порталында дөнья күргән.

Бүгенге законнар буенча, кешеләрне бары тик ике очракта (террорчылыкка каршы операция һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелгән вакытта) гына мәҗбүри эвакуацияләргә ярый. Кануннарны үзгәртүне сорап, коткару хезмәтләре вәкилләре үткән ел Россия Президентына мөрәҗәгать иткән иде.

Законга үзгәрешләр кертелгән очракта, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук оператив рәвештә эвакуация чараларын күрү максатыннан, кешеләрне гадәттән тыш хәл килеп чыккан зонадан, бу территориядә эвакуация үткәрү турында хәбәр ителгән минуттан ук, мәҗбүри эвакуацияләргә рөхсәт ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100