news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
«Кешеләрне берләштерүче җеп» II республика конкурсы игълан ителде
Министр Фәрит Фазылҗанов аңлатуынча, журналит эшләре агымдагы елда тармак алдына куелган мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген республикада чираттагы «Кешеләрне берләштерүче җеп» («Людей связующая нить») конкурсы игълан ителде. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы уздыра торган әлеге журналист эшләре бәйгесенең максаты, бер яктан, республикада мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең үсеш перспективаларын, проблемаларын, министрлык эшчәнлеген киң кырлы һәм объектив яктыртуга ММЧ җәлеп итү булса, икенчедән, мәгълүмат технологияләрен популярлаштыру. Министрлык конкурс аша үз алдына гражданнар алдында тулы ачыклыкка ирешү бурычын куя.
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында узган киңәшмәдә министр Фәрит Фазылҗанов игълан иткәнчә, быелгы конкурс та 5 номинациядә узачак. “Татарстанда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы үсешен яктырткан иң яхшы эш” номинациясе басма һәм электрон мәгълүмат чаралары өчен аерым булдырылган. Моннан тыш, эшләр “Иң яхшы тележурналист”, “ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә предприятиесенең иң яхшы сайты”, “Иң яхшы мәгълүмати язма” номинацияләренә кабул ителәчәк. Быел да конкурсның иң олы бүләге – Гран-при гамәлдә. Узган елгы беренче конкурс йомгаклары буенча аңа электрон һәм басма мәгълүмат чараларында тармак проблемаларына багынланган материаллар сериясе өчен «АК&М» агентлыгы махсус корреспонденты Әнвәр Маликов лаек булган иде.
Конкурс шартлары буенча, республика һәм төбәк ММЧ да хезмәт куючы журналистлар эшләре агымдагы елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. «Кешеләрне берләштерүче җеп» II республика бәйгесенә 2009 ел ахырында йомгак ясалачак. Фәрит Фазылҗанов аңлатуынча, бу эшләр агымдагы елда тармак алдына куелган мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш. Министр ассызыклаганча, алар берничә. Шуларның беренчесе тариф сәясәте белән бәйле. “Бу киң катлам кулланучының игътибар үзәгендәге мәсьәлә. Узган елларда республикада элемтә, Интернет хезмәтләре тарифларын киметү буенча чаралар күрелде. Хәзер кризис шартларында халыкны бәяләр күтәрелү ихтималы борчый, шуңа вакытында аңлату эшләре кирәк”, - ди министр. Ул билгеләп узганча, кайбер федераль кәрәзле элемтә операторлары Мәскәү, Мәскәү өлкәсендә тарифларны күтәрүен хәбәр иткән. Фәрит Фазылҗанов белдерүенчә, Татарстанда, кризиска каршы чаралар кысаларында, бу операторлар белән агымдагы елның беренче кварталында тарифларны үзгәртмәү хакында килешүгә ирешелгән.
Журналистлар үз хезмәтәрендә төп игътибар бирергә тиешле икенче актуаль тема – халыкка сыйфатлы элемтә хезмәте күрсәтү. Министр ассызыклап узганча, узган ел дәвамында министрлыкка халыктан 700 дән артык мөрәҗәгать алынган булса, аларның күбесе тармак предприятиеләренең сыйфатсыз сервис хезмәте күрсәтүенә кагылган. Быел ике айда инде 60 ка якын шундый мөрәҗәгать алынган. Министр фикеренчә, халыкка элемтә хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы тулы һәм тәнкыйди мәкаләләр тармак предприятиеләренә йогынты ясарга, аларның эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш. Журналистлар игътибар итәргә тиешле өченче тема 2013 елгы Казан Универсиадасына мәгълүмат һәм элемтә тармагының әзерлеге белән бәйле. Тармакта быел хәл ителергә тиешле чираттагы юнәлеш - инфокоммуникация хезмәтләре базарын үстерү һәм киңәйтү. “Электрон Татарстан” проектын кулланышка кертүнең уңай тәҗрибәсен тупласак та, эшләнеп бетмәгән яклар да шактый. Мәсәлән, ул әле халыкка хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә тиешенчә файдаланылмый. Бу проект буенча күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге бик кыска. Быел аның буенча 3-5 төп хезмәтне гамәлгә кертү бурычы куела. Анализ күрсәткәнчә, электрон хезмәтләрне куллану бүген аеруча сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы, күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү өлкәләрендә кискен тора. Муниципаль дәрәҗәдә исә бу эш башлангыч хәлдә генә”, -ди министр.
Министр быел тармак алдындагы мөһим бурычларның тагын берсен республикада цифрлы телевидениене үстерү белән бәйләп аңлатты. Быел Татарстанда “2009-2015 елларга ТР Цифрлы телевидениене оештыру” максатчан программасы эшләнәчәк. Шулай ук гамәлдәге антенна хуҗалыкларын модернизацияләү, программалар пакетын республика, муниципаль эчтәлек белән баету, республика программалары кысаларында аларны финанслауны оештыру юллары эзләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot