Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кешеләргә белә торып ВИЧ-инфекция йоктыру проблемасы кала – СПИД үзәге
“ВИЧ-инфекцияне иртәрәк ачыкласак, иртәрәк дәвалый башлыйбыз һәм яшәүгә фаразлар да яхшырак булачак”, - дип билгеләп үтте үзәк баш табибы
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда агымдагы елның ун аенда ачыкланган авыруларның 66 проценты җенси юл белән йоктырылган, узган ел 59 процент булган. Кешеләр ВИЧ-инфекция наркоманнар яки коммерцияле секс хезмәткәрләрендә генә түгел икәнлеген аңларга тиеш, дип белдерде бүген матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының “Республика СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге” ДВСУ баш табибы Нияз Галиуллин.
“ВИЧ-инфекциялеләрнең 51 проценты эшли торган кешеләр, бары тик 12-14 проценты гына начар гадәтләргә ия”, - диде ул.
Быел ачыкланган очракларның 180 гә якыны – башка төбәкләрдән килүчеләр, шул исәптә 9 ы – Украина качаклары.
Спикер сүзләренә караганда, соңгы ике елда үзләре тикшеренгән очракта ачыкланган Вич-инфекция йоктыру очраклары артты: 2012 елда – 17 процент, 2014 елда -25.
9 айда СПИД үзәгенә үз теләге белән тикшеренергә килгән 186 ир-атның һәм 124 хатын-кызның ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган.
Докладчы кешеләргә белә торып ВИЧ-инфекция йоктыру проблемасы калуын билгеләп үтте. Бу гамәл өчен җинаять җаваплыгы каралса да, партнер үзенең статусын белә торып партнерыннан яшерә. “Барлык ВИЧ-инфекциялеләр җаваплылык тоярга тиеш. Алар учетка басканда, башка кешегә йоктырган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы документка имза куя. Әмма алар бу хакта уйламый, һәр елны шундый очраклар була, - дип ассызыклады СПИД үзәге баш табибы. – Хәзер төгәлләнмәгән суд процесслары бара. Кеше җаваплылык тойсын өчен бу механизмны куллану зарур”.
ВИЧтан вакцина пәйда булды, Татарстан Россиянең алты төбәге исәбендә клиник сынауда да катнашты. “14 кеше җыйдык. Аларның тугызына дәвалау үзлегенә ия вакцинаны тулысынча керттек. Беренче этапта уңай нәтиҗәләр булды. Вакцинаны эшләүчеләр, ул иммун системасын уятырга һәм антитәнчекләр эшләп чыгарырга һәм каршы тору көчен арттырга ярдәм итәчәк, антиретровирус препаратлары дозасын киметү мөмкинлеге бирә, дип саныйлар. Әмма 10 елга кадәр вакыт узачак. Вакцинаны уйлап табучылар киләчәктә аны профилактик чара буларак куллану турында уйлыйлар”, - дип белдерде ул.
“ВИЧ-инфекцияне иртәрәк ачыкласак, иртәрәк дәвалый башлыйбыз һәм яшәүгә фаразлар да яхшырак булачак”, - дип тәмамлады чыгышын Н.Галиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз