news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кешеләр үз киләчәген белергә теләми

Кешеләр үз киләчәген белергә теләми

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Кешеләрнең бары тик бер проценты гына үзләренең киләчәген белергә һәм 10 проценты тискәре вакыйгаларны алдан күрү сәләтенә ия булырга тели, ди психологлар Psychological Review. журналында басылган язмада.

Кешелек дөньясы, адәм баласы алдан күрү сәләтенә ия булып, билгеле бер вакыйгаларны булдырмый калса, тормышыбыз нинди якка үзгәрер икән дип, һәрвакыт уйлана. Меңләгән әдәби әсәрләрдә һәм йөзләгән дини язмаларда әлеге сорау тискәре һәм уңай яктан карала.

Танылган немец психологы Гигеренцер һәм Гренад (Испания) университетыннан аның хезмәттәше Мария Гарсия-Ретамеро Германия һәм Испаниянең гади халкы мондый “супер талант”ка ия булу мөмкинлегенә ничек карауларын тикшереп карарга уйлый.

Галимнәр әлеге илләрдә 2 меңгә якын кешене сорашытырып көтелмәгән нәтиҗәгә килә. Катнашучыларның бер проценты гына алдан күрү сәләтенә ия булырга тели. Тагын 10 проценты – тискәре вакыйгаларны гына, ә 30 проценты уңай вакыйгаларны күрәзәлек итәргә теләүләрен белдерә.

Искәрмә дә бар – сораштыруда катнашучыларның 63 процентка якыны беренче балалары кайчан һәм нинди җенесле булуын белергә тели.

news_right_1
news_right_2
news_bot