news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кешеләр республиканың җитди социаль бурычларны нәтиҗәле чишкәнен күрә - Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды, аның барышында Кәләй авылында участковый өчен административ-торак комплекс һәм Чупай авылында Мәдәният йорты кебек объектларны ачты.

 Авыл җирлегендә яңа инфраструктуралар төзелеше - республиканың максатчан сәясәте, һәм ул социаль төзекләндерү, авылның мәдәни тәртибен ныгыту һәм агробизнесны үстерүгә юнәлдерелгән. Кәләй авылындагы типлаштырылган проект буенча төзелгән участковый йорты офис һәм полицейский Петр Лучанкин өчен яшәү урыны да, ә ул 5 меңгә якын кеше яшәүче 4 авылга хезмәт күрсәтә. Социаль объектны тантаналы рәвештә ачкан вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл кешесе өчен участковый тәртип сакчысы гына түгел, ә хакимият кешесе дә санала, дип билгеләп үтте. "Ул җаваплы, кирәкле, ышанычлы булырга тиеш", - дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, үз чиратында, бу йортның муниципалитеттагы дүртенче админитратив-торак комплекс икәнне билгеләп үтте. Андый объектлар төзелеше республика һәм муниципаль бюджетлардан тигез финанслана.                          

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Мәмәт авылында урнашкан участковый йортында да булды, анда полиция хезмәткәре Илвир Мәүлиев эшли. Ике тәртип сакчысы да республика җитәкчеләреннән бүләккә «ВАЗ-2131 «Нива» машиналарын, шулай ук ТР Эчке эшләр министрлыгының һәм Әлмәт районы  башлагының Рәхмәт хатларын алды. 

 Аннары Чупай авылында авыл клубы ачылды. Аны ачкан вакытта парламент башлыгы үзе дөньяга килгән Әлмәт муниципалитетының чәчәк атуына сөенгәнен белдерде. "Бу инде биш ел элеккеге район түгел. Кешеләрнең кәефе дә үзгәргән, кешеләр республиканың җитди социаль бурычларны нәтиҗәле чишкәнен күрә", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100