news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кешеләр милләт өчен сүз әйтергә курка, дип саный Фаяз Хуҗин

Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин сүзләренчә, кешеләр, курку сәбәпле, милләт өчен көрәшмиләр.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кешеләр милләт өчен сүз әйтергә курка. Кешеләрне куркытып бетергәннәр. Тел өчен дә, тарих өчен дә көрәшкән кеше юк, диде бүген тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин. Галимнең “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсе Татарстанның дәүләтчелек тарихы музеенда үткән Казан һәм Идел буе Болгары шәһәрләренең археологиясенә багышланган лекциядән соң булды.

Тарих фәннәре докторы “Татар-информ” хәбәрчесенә татарларны төрки халык, дип санавын әйтте. “Татарлар – төрки халык. Бу турыда бернинди дә бәхәс булырга мөмкин түгел. Телебез – төркинеке, төркичә. Угро-фин телләреннән дә, славян телләреннән дә, роман телләреннән дә, монголлар телләреннән дә аерылабыз без. Элек татарларны - бары тик болгарлардан гына, дип саныйлар иде. Ул караш киң таралган иде. Әлбәттә, Алтын Урда чорын исәпкә алырга кирәк, дип әйтүчеләр булды. Ә хәзер болгарларны, аларга артык игътибар итмичә, ниндидер бер этап кына, дип карыйлар да, үзләрен “менә без татарлар” дип саныйлар. Татарлар - шулай ук төрки халык алар.

Әмма татарлар бит торган җирләренә монголлар белән килгән. Болгарлар кая китә соң? Кайсы гына сугышны алсаң да, кемдер - җиңә, кемдер җиңелә, ә җиңелгән халык бит юкка чыкмый. Халыкның 60-70 проценты юкка чыгарга мөмкин. Анысы да бик сирәк була. Әмма төп халык кала. Басып, яулап алучыларга халыксыз җир кирәк түгел. Халык бит эшли. Эшче кешене җиңүчеләр нишләп үтереп бетерсеннәр? Шуңа күрә, монголлар килеп, безнең Болгар җирен буйсындыргач та, болгарлар кала. Һәм алар беркая да китми, безнең бабаларыбыз булып тора”, - диде ул.

Фаяз Хуҗин лекция дәвамында Алтын Урда чорын яратмавын әйтте. “Татар-информ” хәбәрчесе соңыннан бу турыда кабат сорады. “Алтын Урда чорын мин яратмыйм, аны артык идеаллаштыра башладылар. Имеш, Алтын Урда һәм ханнар бөтен халыкны берләштергән. Алтын Урданың территориясе бик зур була, шуңа шулай диләр. Әмма Алтын Урданың чәчәк аткан чоры бик кыска була. Һәм соңыннан ул гомумән таркала башлый. Алтын Урданың искитмәле яклары да бар. Аны бик озаклап сөйләп була. Әмма, шул ханнар бер-берсе белән сугышу сәбәпле, Алтын Урда таркала”, - диде ул.

“Татар-информ” хәбәрчесенең нигә Татарстан тарихы дәресләре аз укытыла дигән соравына, Фаяз Хуҗин Татарстан тарихы дәресләре мәктәпләрдә гомумән укытылмый, дип җавап бирде. “Татарстан тарихы мәктәпләрдә укытылмый. Минем мәктәпләргә барганым, бу турыда сораганым бар. Татар теле дәресләре өчен дә, Татарстан тарихы дәресләре өчен дә көрәшкән кеше юк. Кешеләрне куркытып бетергәннәр. Кешеләр хәзер милләт өчен сүз әйтергә курка. Имеш, Татарстан тарихы дәресләрен май аена калдыралар. Ә уку ахырында инде балалар арыган, бакчада эшлисе бар һәм иң мөһиме инде, дәресләр укытылмаган өчен, беркем дә бернәрсә әйтми, чөнки ул канунда юк. Татар теленең юкка чыгып баруы – ул руслар ягыннан мәсхәрә. Элек аерым шәхесләргә каршы көрәштеләр, хәзер халыкларны юк итәргә тырышалар”, - диде тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин бүгенге лекциядән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Белешмә: Фаяз Хуҗин – тарих фәннәре докторы, Татарстанның фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты (2004), Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институтының археологик тикшеренүләр Үзәгенең баш фәнни хезмәткәре (2007), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының профессоры (2008), ТР фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты (1994), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002), фәнни археология мәктәбенә нигез салучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100