news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кешеләр арасында үзара аңлашуны, хөрмәтне саклау һәм ныгыту өчен һәркемнең көч куюы мөһим – Ф.Мөхәммәтшин

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Безнең йорт – Татарстан” фестиваленың гала-концерты булды

  (Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Безнең йорт – Татарстан” фестиваленың гала-концерты уздырылды.

Чарада Татарстан территориясендә яшәүче төрле халыкларныж иҗат коллективлары катнашты. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар кунак булды.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты, республика парламенты һәм Татарстан халыклары ассамблеясы исеменнән котлау укыды һәм фестивальның гала-концерты чираттагы тапкыр Халыклар бердәмлеге көнендә узуын ассызыклады.

“Ел саен иҗади конкурста катнашучылар саны арта. Зона  һәм төбәк этапларында катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп. Фестивальның максаты үзгәрешсез кала – уникаль мәдәни төрлелекне һәм үзара аңлашуны, уртак җиребездә гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлекне саклау һәм ныгыту”, - диде республика парламенты җитәкчесе.

Ф.Мөхәммәтшин билгеләп узганча, Халыклар бердәмлеге көне төбәк милли сәясәтенең бүгенге чынбарлыклары җирлегенә табигый рәвештә кереп китте. “Заманча Татарстан милләтара килешү, толерантлык һәм илдә яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренә хөрмәт буенча үрнәк булып тора. Бу юнәлештә, чыннан да, зур эш алып барыла”, - диде спикер.

Татарстанда ТР Президенты каршында Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы эшли. РФ Дәүләт милли сәясәте стратегиясе кабул ителгәнен исәпкә алып, Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясе расланды. Ведомствоның милли мәдәниятне үстерү, милләтара һәм конфессияара килешүне саклауга юнәлдерелгән максатчан программалары гамәлгә куела. Республика өчен фольклор фестивальләре, милли бәйрәмнәр, ярминкәләр уздыру традициягә әйләнде. Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче мәгариф учреждениеләре челтәре оештырылды. “2014 елда Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан итү - ул бөтен республиканың роле зур булуын тану. Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү дә шул рәттә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе чыгышына нәтиҗә ясап, кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтне саклауда һәр кешенең ролен билгеләп үтте. “Кешеләр арасында үзара аңлашуны, хөрмәтне саклау һәм ныгыту өчен һәркемнең көч куюы мөһим”, - диде ул.

Гала-концертта Татарстанда яшәүче халыкларның иҗади номерлары берсен-берсе алыштыра торды. Сәхнәдә, “Безнең йорт –Татартсан” фестиаленда катнашучы коллективлардан тыш, Төркмәнстан халык артистлары, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Бермәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле, ТР Халыклар дуслыгы йортының “Мирас” уен кораллары ансамбле һ.б чыгыш ясады.

Бүген шулай ук М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Татарстанда Төркмәнстан көннәрен ачу тантанасы була.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot