news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кешегә аның ана телендә мөрәҗәгать итсәң, сиңа бөтенләй башка караш була - Эмилия Романова

КФУның татар теле курсларына йөрүче "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшырунда шулай дип белдерде.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кешегә аның ана телендә мөрәҗәгать итү сиңа карашын үзгәртә. Казан федераль университетында оештырылган татар теле курсларына йөрүче Эмиля Романова шундый фикердә. Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында биргән интервьюсында белдерде.

"Мин кешеләр белән эшлим. Кибеттә консультант. Кешегә үз ана телендә мөрәҗәгать итсәң, сиңа бөтенләй башка караш була. Татар телен укый башлагач, миңа икенче дөнья ачылды", - ди ул.

"Татар теле безнең республикабызда дәүләт теле һәм һәр кешегә аны белү кирәк", - дигән фикердә шундый ук курсларда белемен арттыручы Дмитрий Лукин.

Азат Җәләлиев исә: "Балаларым үсә. Аларга безнең телне өйрәтергә кирәк. Ә моны әти-әни эшли", - дип саный.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100