news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кеше йөзен танучы видеокамераларны ике ай эчендә Казанда һәм Әлмәттә куячаклар

Проект Hikvision Кытай компаниясе белән бергә тормышка ашырыла.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Видеокүзәтү интеллектуаль системасын гамәлгә кую буенча пилот проектын якындагы ике ай эчендә Казанда һәм Әлмәттә эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта журналистларга Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

“Күптән түгел генә Кытайга эшлекле сәфәр булды. Без дә шулай ук сыек кристаллардан торган панельләр һәм, гомумән, күзәтү системалары җитештерү буенча экспертизаны үзебездә булдырыр идек, бу киләчәк дигән сүз. Икенчесе – видеокүзәтүләр белән бәйле системалар. Сөйләшүләр бара, без Кытайдан кунаклар көтәбез”, - диде Шәйхетдинов.

Бүгенге көндә пилот проектын эшләтү турында сүз бара, дип өстәде министр.

“Төп бурыч – Кытай коллегалары экспертизасын файдаланып, куркынычсызлык өлкәсендә тәкъдимнәр кертү, шул ук вакытта продуктны Татарстанныкы итү”, - диде Шәйхетдинов.

Министр пилот проектын Татарстанның ике шәһәрендә эшләтеп җибәрү планлаштырылуын өстәп әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot