news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кеше торагына бәреп кергән һәм хуҗабикәне үтергән яшүсмер рәшәткә артына озатылган
Үтерүдә һәм һөҗүм итүдә гаепләнүче затка карата җинаять эшен карау процессы тәмамланды
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Азнакайда караклык максаты белән кеше өенә бәреп керү һәм хуҗабикәгә һөҗүм итеп, аны үтерүдә гаепләнүче затка карата суд карары чыккан. ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 11 нче март көнне 23 сәгать тирәсендә 18 яшьлек Артур Рәфыйков, Азнакай шәһәренең Каюм Насыйри урамы буенча урнашкан бер йортта караклык кылырга җыена. Бу йорт очраклы рәвештә генә сайланмаган булса кирәк, чөнки анда начар күрүче өлкән яшьтәге ханым гомер кичергән.
Тикшерү фаразлаганча, тышкы тәрәзәнең пыяласын салдырып, эчке рамны йорт эченә этеп, Рәфыйков өйгә үтеп керә. Хуҗабикәнең йоклаганына инангач, ул акча эзли башлый. Икенче бүлмәдә карак акча төенчегеннән 460 сум акча таба һәм кесәсенә тыгып куя. Кызганычка каршы, үз бәхетсезлегенә, бу вакытта тавыштан хатын-кыз уянып китә. Яшүсмер фаш ителүдән куркып, хуҗабикәгә ташлана, куллары белән аның авызын һәм борынын каплый. Берникадәр вакыттан соң ханым җан бирә. Аннан соң карак ике балдак алып, вакыйга урыныннан кача.
Суд процессы тәмамлангач, хөкем ителүче соңгы сүз әйтүдән баш тарта. Рәфыйковка, 13 ел гомерен кырыс режимдагы колониядә уздыру рәвешендәге җәза бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot