news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кеше үтерүдә гаепләнүче Әлмәт сукбае сак астына алынган

Ул дустын кыйнаган булган

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Кеше үтергәне өчен Әлмәт сукбае сак астына алынган.

8 сентябрьдә гаепләнүче дустын кыйнаган, тегесе тән җәрәхәтләреннән үлгән. Полиция хезмәткәрләре икенче көнне үк сукбайны кулга алган. Гаепләнүченең даими яшәү урыны булмаса да, тикшерүче аны сак астына алырга кирәк дип тапкан, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot