news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кеше шигырьгә сусаган, ләкин ул затлы, зәвыклы шигырьне аралап ала белми - Луиза Янсуар

Затлы, зәвыклы, катлаулы фәлсәфәсе булган шигърияткә халык авыррак үтеп керә, ди шагыйрә.

Кеше шигырьгә сусаган, ләкин ул затлы, зәвыклы шигырьне аралап ала белми - Луиза Янсуар
Султан Исхаков

 (Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Шигырь - популяр, кеше шигырьгә сусаган, ләкин күпчелек очракта затлы, югары зәвыклы шигырьне аралап ала гына белми, дип саный Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Луиза Янсуар. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. 

"Бүген социаль челтәрләрдә һәркем шигырь язып элә һәм аларны үзенең битенә күчереп ала. Әмма алар арасында чын шигырь дигәне бер 20 процентлап булырга мөмкин", - ди шагыйрә.

"Мин берничә ел дәвамында социаль челтәрләрдә “Татар поэзиясе” дигән сәхифә алып барам. Көнгә егермешәр - егерме бишәр пост элеп барган вакытта бик күпләр андагы шигырьләрне үз битләренә күчереп алалар иде. Туган көн турында, әти-әнигә багышланган, тематик шигырьләр сорыйлар иде. Затлы, зәвыклы, катлаулы фәлсәфәсе булган шигърияткә авыррак үтеп керәләр, билгеле, ләкин ул беркайчан да масса өчен булмады. Масса өчен булганда, мәйданнардан, “Лужники” стадионнарыннан яңгыраган вакытта да аның катлаулысы түгел, ә менә шундый "бәреп"торганы халыкка баштарак барып җитә", - дигән фикер әйтте Луиза Янсуар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100