news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кеше прокурордан куркырга тиеш түгел – Кукмара прокуроры Ришат Шакиров

Җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан инициативалар авторы прокуратура эше, язылган һәм язылмаган кануннар һәм милләт турында интервью бирде.

Кеше прокурордан куркырга тиеш түгел – Кукмара прокуроры Ришат Шакиров
Султан Исхаков

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Кеше прокуратурага теләсә нинди проблемасы белән мөрәҗәгать итә ала һәм прокурор халык өчен ачык булырга тиеш. 12 декабрь – Прокуратура көне уңаеннан биргән интервьюсында Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров узган эшкә нәтиҗәләр, прокурор эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Ришат Шакировның эшчәнлеге матбугат чараларында еш яктыртылып барыла. Ул Апас районы прокуратурасы бинасы каршына Петр Беренчегә һәйкәл урнаштырды, чит илләрдән кертелгән азык төлек тыелгач, законсыз сатылган 3 венгр казын сатудан алдырып, юкка чыгаруга иреште, аның таләбе буенча АКШта җитештерелгән тавык итен сатучы 1, өлкәннәр өчен контент тәкъдим итүче 136, шартлаткычлар әзерләргә өйрәтүче 19 сайт ябылды. Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнгәч, ул прокуратура турындагы мәгълүматны дүрт телдә - татар, рус, удмурт, мари телләрендә тәкъдим итә башлады һәм бина каршына Россия дәүләтенең беренче генерал-прокуроры Павел Ягужинскийга бюст куйдырды, Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган рәсем конкурсы уздырды.

-Ришат Наилович, узган елга нәтиҗә ясаганда нинди тенденцияләр күзәтелә? Кешеләр прокуратурага гадәттә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

-2016 елда гомумән безнең прокуратурага 400 артык кеше мөрәҗәгать итте. Аларның күбесе хезмәт белән бәйле, икенче урында җир мәсьәләләре тора. Суд приставларына карата да зарланучылар бик күп булды.

Соңгы елларда хезмәт белән бәйле мөрәҗәгатьләр кимү ягына бара. Моны аңлатып та була. Прокуратура да, дәүләт органнары да оешма җитәкчеләре белән сөйләшеп, аларның хезмәт хакын түләттерә. Шуңа күрә мондый мөрәҗәгатьләр кимү ягына бара.

Суд приставларыннан зарланучылар арта бара. Моны да аңлатып була. Соңгы елларда суд карарлары артып бара, аларны үтәргә кирәк.

“Петр I һәйкәл кую ул һөнәребезгә тугрылык”

-Сез үзегез эшләгән районнарда прокуратура бинасы янына һәйкәл куйдырган идегез. Апаста Петр I гә, ә Кукмарада беренче генерал-прокурорга һәйкәлләр куйдырдыгыз. Моның сәбәбе нәрсәдә?

-Белгәнебезчә, Петр I прокуратура хезмәтенә нигез салучы. Павел Иванович Ягужинский – ул беренче генерал-прокурор. Аларга һәйкәл кую – ул хөрмәт кенә күрсәтү түгел, ә үзебезнең һөнәргә тугрылыклы булуны да күрсәтү. Шуңа күрә Петр I һәм Павел Ягужинскийга һәйкәл куярга да булдык.

-Киләчәктә нинди идеяләр бар? Тагын кемнәр әле хөрмәтләнмәгән? Андый шәхесләр бармы?

-Хөрмәтләнмәгән шәхесләр бик күп. Бу мәсьәләне әле уйлаган юк. Вакыты килгәч, карарбыз.

Әлбәттә, безнең тарихта үз эзләрен калдырган кешеләр бик күп. Бөтенесенә һәйкәл куясы килә, ләкин бу мөмкин түгел. Әлегә кемнәргә һәйкәл куясын әйтеп булмый.

Кукмара прокуратурасында мәгълүмат удмурт һәм мари телләрендә дә бирелә

 -Кукмара прокуратурасында элмә такталарда мәгълүмат 4 телдә урнаштырлды. Татарстанда дәүләт телләре булып саналган рус һәм татар телләреннән тыш, удмурт һәм мари телләрендә дә мәгълүмат бар. Районда рус һәм татар телләрен белмәүче кешеләр бармы, әллә бу башка милләт кешеләренә хөрмәт йөзеннән шулай эшләнелдеме?

-Кукмара районында 52 меңгә якын кеше яши. Шуның 78 процентын татарлар тәшкил итә, 14 проценты - удмуртлар, 5-6 процент рус һәм 1 процент марилар. Районда удмурт яки мари авыллары бар. Андагы олы абый-апалар русча да, татарча да белми. Аларга мәгълүматны тиз һәм дөрес иттереп, күрсәтү, җиткерү өчен безнең прокуратура бинасында мари һәм удмурт телләрендә дә мәгълүмат бирдек.

Ул телләрдә мөрәҗәгать итүчеләр булды. Мәсәлән, удмурт телендә мөрәҗәгать килде. Без аны тикшердек, карадык һәм җавабын да удмуртча бирдек.

Әлбәттә, мин моны кирәк дип саныйм. Башкача уйласам, без моңа вакытыбызны әрәм итеп, мәгълүматны ясамас та идек. Әйтеп киткәнемчә, өлкән яшьтәге удмурт яки мари абый-апалар бар. Алар русча да, татарча да начар белә. Шуңа күрә алар үз фикерләрен безгә җиткерә алмый. 

“Венгр казлары” өчен тәнкыйть итүчеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә

-Апаста прокурор булып эшләгән вакытта сезнең бер инициатива – санкциягә эләккән венгр казларын юкка чыгару бөтен Россия күләмендәге гаугага китергән иде. Сез мондый хәл булачагын чамаладыгызмы? Әллә инде бу ниндидер бер дулкынга эләгеп шулай килеп чыктымы?

-Әлбәттә, без болай булыр дип уйламадык. Мин дә, башка прокурорлар да үз эшләрен җиренә җиткереп эшләргә тырышалар.

Безне хуплаучыларга минем рәхмәтемне әйтәсем килә. Прокурорны гел мактап кына булмый. Тәнкыйть тә кирәк. Ул булса, алга барыш була. Мин үзем тәнкыйтьне аңлап эшемне дәвам итүче кеше. Шуңа күрә тәнкыйтьләүчеләргә дә бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

Шуңа күрә 3 казмы ул, 2 казмы, 100 казмы, без аларны юкка чыгарырга тиеш. Безнең эшебез, бурычыбыз шул. Ул очракта ни өчен тәнкыйть китте? Чөнки шушы 3 казны зур трактор таптатты. Ул вакытта ничек юкка чыгаруның тәртибе дә юк иде.  

Без яшүсмерләрне “заман чире” – порносайтлардан да сакларга тиеш”

-Сезнең Апас районында эшләгәндә Интернет аша алкоголь сатучы һәм порнография сайтларын тикшереп, аларны яптыруга алынуның сәбәбе нәрсәдә?

-Аңлавымча, бу юмор белән бирелгән сорау. Соңгы елларда яшүсмерләргә, балаларыбызга кәрәзле телефоннар алып бирә башладык. Шул телефоннар аша безнең балаларыбыз Интернетка кереп, аннан төрле мәгълүматлар белән таныша, аны укый ала. Интернетта яхшы мәгълүмат та, аларның сәламәтлегенә зыян китерә торган мәгълүмат та бар. Шуңа күрә, минемчә, без яшүсмерләрне заман чире, зыян китерүче мәгълүматтан саклап калырга тиеш. Минемчә, бу безнең, минем профессиональ бурычым. Шуңа күрә без бу эшне башладык. Менә күреп торасыз безнең белән берлектә башка прокурорлар да, шушы сайтларны меңләп яба башлады.

Без Апаста эшләгәндә генә 200-300 дән артык сайтны ябып өлгердек. Кукмарада да бу эшебезне дәвам итәбез. Гомумән алганда, бүгенге көндә Республика прокуратурасы бер оешма белән берлектә программа уйлап тапты. Ул автоматик рәвештә сайтларны табу һәм ябу белән шөгыльләнә. Анда инде бүгенге көндә меңнәрчә сайтлар ябылды.

-Порносайтларны ябуны прокурорның бүтән эше беткәнмени дип бәяләүчеләр булды. Сез ничек уйлыйсыз, моның белән район прокуратурасы шөгыльләнергә тиешме? Бу турыдан-туры район халкына кагылмый да кебек.

-Аны бит әйтеп булмый. Бәлки Апас яшьләре шушы мәгълүмат белән танышадыр. Минем әйтеп киткәнемчә, без яшүсмерләрне, балаларны шушы начар, зыян китергән мәгълүматтан саклап калырга тиеш. Бу минем бурычым, бу бөтенебезнең бурычы. Шуңа күрә бу Апас яшьләренә кагылмый дип әйтүчеләрне дөрес әйтмиләр дип уйлыйм.

“Эшемдә язылмаган кануннарны да кулланам”

- Җәмгыятьтә язылган законнар, язылмаган законнар бар. Соңгысы ул ниндидер кагыйдәләр, йолалар. Прокуратура, билгеле булганча, язылган законнар белән эшли, ләкин сезнең эшчәнлектә шушы язылмаган законнар да исәпкә алынамы? Мисал өчен, бандит бандитны үтерә икән, җәмгыятьнең аңа мөнәсәбәте бер төрле. Ә бандит гади кешене үтерә икән, җәмгыятьнең аңа мөнәсәбәте бөтенләй икенче төрле. Ә язылган кануннар буенча аларның икесенә дә карата мөнәсәбәт бер генә төрле. Сез эшегездә язылмаган кануннарны исәпкә аласызмы?

-Әлбәттә, тормышта язылган законнар бар һәм язылмаган гадәтләр, кагыйдәләр, йолалар бар.

Мин шәхсән үземнең эшемдә язылмаган кагыйдәләрне дә кулланам. Бу эшеңне яратып, җиренә җиткереп эшләү. Һәр милләтнең, һәр төбәкнең үзенә генә хас булган гадәтләр дә бар. Олыларны хөрмәт итү, безгә ярдәм сорап килгән кешеләрне игътибар белән тыңлау. Бу гадәтләрне без дә үз эшебездә еш кулланабыз.

Язылмаган кагыйдәләрне гадәтләрне йолалаларны кулланмыйча, эшләп булмый дип уйлыйм. Чөнки закон хәрефенә генә ябышып торсак, ул бик кырыс булачак, ә прокурор гадел эшләргә тиеш.

“Максатыбыз – патриотизмны күтәрү”

-Тагын бер инициатива - Нюрнберг процессының 70 еллыгы уңаеннан мәктәпләрдә рәсем конкурсы уздыра. Ни өчен бу бәйгене уздыруга алындыгыз?

-Соңгы елларда фашизм, национализм идеяләре безнең җәмгыятьтә тарала башлады. Бу идеяләр күбрәк балаларга тәэсир итә. Алар Интернет чыганакларда мәгълүмат белән танышып, шушы идеяләргә китә башладылар. Без яшүсмерләр арасында патриотик рухны күтәрү, фашизмның безгә нәрсә китергәнен күрсәтү өчен без шушы бәйгене уйлап чыгардык һәм оештырдык.

Бу районның бөтен мәктәпләрендә узды. Рәсемнәр килгәч, без шаккаттык. Балалар бик матур рәсемнәр ясаганнар. Бу аларның патриотик рухын күтәргәндер дип уйлыйм. Без җиңүчеләрне бүләкләдек, алар белән очрашып сөйләштек. Алдагы тормышта бу яшүсмерләр фашизм, национализм идеясенә ияреп китәр дип уйламыйм.

“Прокурордан куркырга кирәкми”

-Безнең халыкта электән шундый фикер бар. “Судка эшең төшмәсен”, диләр, “прокурор” сүзе халыкта, бигрәк тә өлкән буында курку уята. Апас районында эшләгәндә Сезнең бүлмә беренче катта урнашкан һәм ишеге һәрвакыт ачык иде. Бу халыкка якынаю максаты белән эшләндеме?

-Бүлмә беренче катта - бу Апас районыннан шулай китте. Дөрестән дә, минем бүлмә бинага кергәч, иң беренчесе иде. Ишекләр килгән кешегә ачык торды. Кабул итү көне сишәмбе булса да, теләсә кайсы көнне килгән кешеләр прокуратурада эшләүчеләр белән сөйләшә ала иде. Халыкта төрле проблемалар була.

Прокурор – ул кешелекле, гадел булырга, кешене тыңлый белергә, законны хөрмәт итәргә тиеш. Шуның өчен халыкка якын булырга тырышабыз.

-Судтан, прокурордан курыккан кешеләргә сез нәрсә әйтер идегез?

-Бу курку, бәлки, кеше прокурорның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белмәгәненнән, электән киләдер. Гомумән, прокурордан гына түгел, ә погонлы кешедән ни өчендер куркалар.

Куркырга берүк кирәк түгел. Нинди проблемагыз булса да, аның белән прокурорга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без һәр кешене игътибар белән тыңлыйбыз һәм хәлебездән килгәнчә, булышырга тырышабыз.

-Нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә була?

-Бөтен проблемалар буенча безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без шушы кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен укыганнан соң, аның эшен башка органнар карарга тиеш булса, тиешле органнарны җибәрәбез. Үзебезгә караганын үзебез тикшерәбез. Ниндидер органнарга зарланучы булса, аларга җибәрмичә, мөрәҗәгатьне үзебез карыйбыз.

“Прокурорга кайвакыт кырыс карарлар да кабул итәргә туры килә”

-Прокурор күпмедер вакыт бер районда эшләгәннән соң, икенче районга китә. Ротация бара. Һәркемнең гаиләсе, балалары бар, кеше мәктәбенә ияләшә, дуслары барлыкка килә. Күченеп йөрү нинди кыенлыклар тудыра? Гомумән, прокурор эшенең кешегә күренмәгән нинди авыр яклары бар?

-Тормыш булгач, төрле гаиләдә төрлечә буладыр. Минем гаиләгә килгәндә, әлегә, Аллага шөкер, мондый проблемалар туганы юк. Минем яраткан гаиләм, тормыш иптәшем, балаларым бар. Тормыш иптәшем мине аңлый, мин аларны яратам. Ир белән хатын бер-берсен аңлаган вакытта мондый проблемаларны чишеп була дип уйлыйм.

Сорауның икенче өлешенә килгәндә, прокурор үзен, үзенең хисләрен контрольдә тотарга тиеш. Кайвакыт кырыс карарлар да кабул итәргә туры килә. Бу прокурор һөнәренең авыр ягы дип уйлыйм мин.

“Мин Мәгъсүм Насыйбуллин иҗатындагы гадел прокурор образына туры киләм”

-Сез татар китапларын укыйсызмы, кайсы язучылар белән кызыксынасыз?

-Без закон сагында торган кешеләр, үзебез яшәгән төбәкнең патриоты булырга тиеш.

Мин бер ел элек Кукмара районына килдем һәм Кукмара районында туып үскән язучы Мәгъсүм Насыйбуллин иҗаты белән танышып киттем. Аның бик күп мәгънәле әсәрләре, китаплары бар. Мәсәлән, “Телсез шәхесләр”. Бу әсәрнең төп фикере: прокурорлар төрлечә эшли. Кайбер прокурорлар закон хәрефенә ябышып ята, ә инде кайберләре дөреслекне ачарга, гадел булырга тырыша. Сез инде үзегез аңлагансыздыр, мин кайсына туры киләм. Мин дөреслекне ачырга, гаделлекне табарга тырышам. Кешеләргә булышырга тырышабыз.

“Туган телебез – үзе бер байлык"

-Бездә телләр турында закон кабул ителгән, ләкин шуңа карамастан, аның үтәлешендә проблемалар бар. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар да телләрен югалта баралар. Бу турыдан туры сезнең эшчәнлек белән бәйле булмаса да, татар кешесе буларак әйтсәгез иде – телне ни рәвешчә саклап була?

-Кеше кайсы гына төбәктә яшәсә дә, үзенең туган телен, үзенең тарихын белү – ул үзе бер зур байлык. Аны саклап калу өчен бу телдә ешрак аралашырга, тарихны өйрәнергә кирәк. Шуның белән телне саклап калып булыр дип уйлыйм мин.

-Төп бурыч кемгә йөкләнә – гаиләгәме, мәктәпкәме?

-Монда төгәл җәмгыятьтәме, мәктәптәме дип әйтеп булмый. Монда гаилә, җәмгыять, мәктәп бергә эшләргә тиеш.


“Мәчеткә юл ачу – минем күңелгә кереп калган эшем”

-Сез эшләгән вакытта үз тәҗрибәгездә уелып калган нинди әһәмиятле эшне аерып атар идегез?

-Безнең эшебезнең бөтенесе дә әһәмиятле дип уйлыйм. Җәй көне Зур Кукмара авылыныннан бер бабай мөрәҗәгать итте. Аның соравы да бик катлаулы да булмагандыр. Мәчеткә барыр өчен картлар юлны аркылы чыга алмаганнар. Җәяүлеләр сукмагы булса, рәхәтләнеп мәчеткә йөрер идек дигән мөрәҗәгать белән килгән иде ул. Тикшергәч, без мәчеткә картларның әллә каян әйләнеп йөрергә мәҗбүр булганын күрдек.

Безнең ярдәм белән шул мәчеткә туры бару өчен җәяүләр сукмагы ясалды. Алар безгә бик зур рәхмәт әйтте. Шул минем күңелгә кереп калды.

-Сезгә шул вакытта кырыс каралар да кабул итәргә туры килә. Аларны кабул иткәндә, кеше нинди хисләр кичерәсез?

-Кырыс булганга күрә, аларны атап китәсе килми. Ләкин төрле карарлар була. Аларны кабул иткәндә борчылып та йөрибез. Прокурорлар да кеше бит инде. Ләкин алар азрак һәм шулай булсын иде дип өмет итәбез.

-Җәмгыятьтә нинди дә булса тенденция күзәтеләме? Кырыс карарлар азаямы? 

-Тулаем Кукмараны алганда, җинаятьләр саны кимемәде дә, артмады да. 2016 елдагы мәгълүматларны 2015 ел белән чагыштырганда, җинаятьләр саны бертөрле калды. Кешене артык кырыслана бара дип тә әйтеп булмый.

“Журналистлар белән прокурорларның һөнәри бәйрәмнәре янәшә”

-Без прокуратура көне алдыннан сөйләшәбез. Сез халыкка һәм үзегезнең коллегаларга нәрсә әйтер идегез?

-Беренчедән, бөтен кешене Яңа ел белән котлыйсы килә. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Прокурорларның һөнәри бәйрәме алдыннан бөтен прокуратурада эшләгән кешеләрне, безнең ветераннарны котлап китәсе килә. Аларавырмыйча эшләсеннәр. Халык мәнфәгатьләрен яклап, бергә шулай матур итеп эшләргә язсын.

Кеше прокурордан куркырга тиеш түгел. Кешеләр нинди сорау белән килсә дә, бөтенесен игътибар белән тыңлыйбыз. Сораулар белән иртәрәк килсәләр, аларга булышып була. Кайбер сораулар соңга калынса, аларга булышып булмый.

-Мондый мөрәҗәгатьтән соң кеше күп килер дә, эшегез артык китәр дип курыкмыйсызмы?

- Бу - безнең бурычыбыз. Кайбер кешеләргә язмача, кайберләренә телдән аңлатып җибәрәбез. Ләкин бөтен килгән кешене игътибар белән тыңлаячакбыз һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.

“Һөнәри бәйрәмебез кебек бергә матур эшләргә язсын!”

Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсе килә. 13 гыйнварда журналистлар көне. Сезне шушы һөнәри бәйрәмегез белән котлап китәсе килә. Шул уңайдан барлык Республика журналистларын котлыйм. Эшегез авыр. Сез булмасагыз, кешеләр дөнья хәлен дә, прокурорларның нәрсә эшләгәнен дә белмәс иде. Шуңа күрә безнең һөнәри бәйрәмнәр якын тора. Безнеке 12, сезнеке - 13 гыйнварда. Һөнәри бәйрәмебез кебек без дә бергә эшләргә, матур итеп эшләп, яшәргә тиеш.

Ришат Шакиров 1979 елның 17 февралендә Арчада туган. 2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 2003 елдан прокуратура органнарында Биектау районы прокуратурасы тикшерүче вазифасында эшли башлаган. 200-2007 елларда – Биектау районы прокуратурасының өлкән тикшерүчесе. 2007-2011 елларда – Биектау районы прокуроры урынбасары. 2011-2016 елларда Апас районы, 2016 елдан - Кукмара районы прокуроры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100