news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кеше хокукларын саклау буенча кайнар линиягә 150дән артык мөрәҗәгать килгән

Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Татарстаннан кала Мәскәү, Омск өлкәсеннән шалтыратучылар булган.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү вакытында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты Татарстан халкы өчен кайнар линия булдырган иде. Тавыш бирү вакытында кайнар линиягә 150 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

«25 июньнән эшли башлаган кайнар линиягә 150дән артык мөрәҗәгать кабул иттек. Татарстаннан кала Мәскәү, Омск өлкәсеннән шалтыратучылар булды. Кайсы участокта тавыш бирергә кирәклеген белештеләр, саклык чаралары буенча сораулар бирделәр», — ди Сәрия Сабурская.

Саклык чаралы буенча күрсәтмә булган җирләрне Сәрия Сабурская үзе барып тикшергән, хокук бозу очраклары күзәтелмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot