Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьләр саны арткан
Алдагы елда 2998 мөрәҗәгать теркәлгән булган.
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 2016 елда мөрәҗәгать итүчеләр саны, 2015 ел белән чагыштырганда, 18 процентка арткан. Гомумән алганда, вәкаләтле вәкилгә 3549 мөрәҗәгать юлланган. Алдагы елда 2998 мөрәҗәгать теркәлгән булган.
Бу хакта бүген Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Дәүләт Советының 25 нче утырышында хәбәр итте.
Вәкаләтле вәкилгә юлланылган мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән бәйле –651 мөрәҗәгать. Шулай ук социаль тәэмин ителү һәм социаль яклау буенча да мөрәҗәгатьләр шактый. 2016 елда аларның саны 427 булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә 334 кеше дәгъва белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз