Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан районнарында гражданнарны кабул итәчәк
Халык белән очрашу Менделеевск һәм Апас районнарында узачак.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, көч куллану структуралары вәкилләре, сәламәтлек саклау, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында, республика районнарында гражданнарны кабул итү уздырачак.
18 августта халык блән очрашу республиканың Менделеевск районында узачак. Кабул итүнең якынча вакыты - 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгаткә кадәр. 22 августта Апас районында очрашу булачак, вакыты шулай ук 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Алдан язылу (843) 236-41-80 телефоны аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз