Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россиядә пенсия яшен арттыруга каршы чыккан
Бу хакта Москалькова "Клязьмада фикер мәйданы" яшьләр форумында чыгыш ясаганда җиткергән.
(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова пенсия яшен арттыруга каршы булуын, әлеге адымның яшьләрдә карьера үсешенә каршылык тудырачагы турында белдергән.
Бу хакта Москалькова “Клязьмада фикер мәйданы” яшьләр форумында чыгыш ясаганда җиткергән. “Урыннар буш түгел, яшьләргә омтылырга урын юк, алар китә”, – дип шәрехләгән аны “РИА Новости”.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил махсус урта белем алган егет-кызларга предприятиеләрдә квоталар, ә югары уку йортын тәмамлаучыларга – беренче өч елда аларны эштән чыгармау турында гарантияләр булырга тиеш, дип тә белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз